«Дуслык күпере»: уен программасы (6+)

16 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Дуслык күпере» дигән уен программасы үткәрде. 

фото
IMG_7624
IMG_7651
мд1
IMG_7612
IMG_7632
IMG_7636

Чара вакытында балалар Идел буе республикалары буйлап сәяхәткә кузгалды. Укучылар үз сәфәрләрен әлеге төбәктә яшәүче халыкларның табышмакларын чишүдән башлады. Алар төрле милли хәрәкәтчән уеннар – «Юрта» башкорт уены, «Тоткыч» татар уены, «Сырма-сатра» чуваш уены белән танышты һәм аларда актив катнашты. Барлык уеннар башкалалар һәм аларның символикаларына кечкенә генә күзәтү белән үрелеп барды. Катнашучыларга шулай ук әлеге халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Уен эшчәнлеге барышында балалар җитезлекләрен, тапкырлыкларын, командада уйнау күнекмәләрен күрсәтте. 
Уен программасы азагында катнашучылар яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр туплады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: